ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Нурлат муниципаль районы Советының зур залында торак-коммуналь оешмаларның эшчәнлеге буенча эшлекле киңәшмә булды. Аны Алмаз Әхмәтшин алып барды.

“Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре бүген шәһәр паркында өлкән яшьтәгеләр өчен бер вакытта берничә чара үткәрделәр.

Бу көннәрдә районның барлык авыл мәктәпләрендә дә 5-9 сыйныф укучылары мини-футбол буенча турнирга әзерләнә.

Бу шимбәдән районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда ярминкәләр сезонын ачып җибәрәчәкләр.

Бу көннәрдә Нурлат урман хуҗалыгының Николай Гришаков, Александр Мортазин, Олег Алексеев һәм Фидаил Адеевтан торган  командасы урманчылар арасында үтүче “Лесоруб-2018” конкурсына әзерләнә.

Кичә 9нчы мәктәп базасында “Алга, Яшьармиячеләр!” республика хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Чарада 12 мәктәп командасы катнашты.

Бүген, 13 сентябрьдә, Алмаз Әхмәтшин рәислегендә Нурлат муниципаль районында футболны үстерү буенча түгәрәк өстәл үтте.

Нурлат шәһәре яшьгвардиячеләре “Җиңү парады” ватанпәрвәрлек проекты кысаларында Картлар һәм инвалидалр йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Шәйхелислам улы Батыршин янына барып, хәлен белештеләр.

7 октябрьдә “TIMERMAN” спорт  чаралары сериясе кысаларында “Казан милли марафоны” җиңел атлетика ярышлары үткәрү планлаштырыла.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов нурлатлыларны кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International