Нурлатта республика хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә 9нчы мәктәп базасында “Алга, Яшьармиячеләр!” республика хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Чарада 12 мәктәп командасы катнашты.

Нәтиҗәдә авыл мәктәпләре арасында Иске Чаллы мәктәбе – 1нче, Мамык – 2нче, Фома мәктәбе 3нче урынны яулады. Шәһәр мәктәпләре арасында 2нче мәктәп – беренче, 9нчы мәктәп – икенче, гимназия өченче урынны яулады. Барлык командалар да төрле номинацияләр буенча билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International