Нурлат шәһәре яшьгвардиячеләре “Җиңү парады” ватанпәрвәрлек проекты кысаларында Картлар һәм инвалидалр йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Шәйхелислам улы Батыршин янына барып, хәлен белештеләр. Сарман районында туып-үскән ветеран 1944 елдан 1951 елга кадәр Тын океан флоты составында Япония белән сугышта катнашкан. Күпләгән медальләр һәм бүләкләргә ия.