Нурлат районында авыл мәктәпләре футбол уйнарга әзерләнә

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә районның барлык авыл мәктәпләрендә дә 5-9 сыйныф укучылары мини-футбол буенча турнирга әзерләнә. Турнир 14 сентябрь көнне кустлар буенча Колбай Мораса, Фома һәм Яңа Иглай авылларындагы универсаль мәйданчыкларда узачак.

  • Беренче һәм икенче урыннарны алган командалар финалда уйнау хокукына ия булачак. Якын араларда  зур футбол буенча “Күн туп” уеннары да  башланып китәчәк. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләре укучылары  катнашачак, – дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге методисты Наталья Хәмидуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International