Ярминкәләр сезоны башлана

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу шимбәдән районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда ярминкәләр сезонын ачып җибәрәчәкләр. Беренче ярминкәгә нурлатлылар быелгы яңа уңыштан продукциянең киң ассортиментын алып барырга ниятли. 
–    Традиция буенча, нурлатлылар быел да үз продукцияләрен “Казан” агросәнәгать паркында тәкъдим итәчәкләр, – ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Гөлүсә Садыйкова.  – Беренче ярминкәдә “Нурлат шикәре”, “Нурлат элеваторы”, “Нурлат сөте”, эре крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары катнашачак. Авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне мул итеп алып барачак. 
Ел азагына кадәр нурлатлылар Казан ярминкәләрендә 8 тапкыр катнашачаклар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, аларда районның барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә катнаша ала, моның өчен идарәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International