Нурлатта футболны үстерү хакында сөйләштеләр

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 13 сентябрьдә, Алмаз Әхмәтшин рәислегендә Нурлат муниципаль районында футболны үстерү буенча түгәрәк өстәл үтте.

Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчелеге, Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, “Факел” футбол командасы әгъзалары катнашты. Биредә  “Районда 2018-2022 елларда футболны үстерү” муниципаль программасының тормышка ашырылуы, районда балалар һәм өлкәннәр футболы үсеше хакында сөйләштеләр. Нурлатта  футболны үстерү өчен бөтен шартлар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International