Бу көннәрдә Нурлат урман хуҗалыгының Николай Гришаков, Александр Мортазин, Олег Алексеев һәм Фидаил Адеевтан торган командасы урманчылар арасында үтүче “Лесоруб-2018” конкурсына әзерләнә. Ул 19 сентябрьдән 21енә кадәр Екатеринбургта үтәчәк. Команда көчле һәм мондый Россия чемпионатларында катнашу тәҗрибәсенә ия, аннан җиңүче булып кына түгел, “Урман егу” дисциплинасында дөнья рекорды да куеп кайтканнары бар.