Нурлатта ТР Дәүләт Советы депутаты кабул итү үткәрде

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов нурлатлыларны кабул итте. Кабул итүгә дистәдән артыграк кеше язылган иде. Бу юлы депутатка  тузган торак ремонты, эшкә урнашу, финанс ярдәме, матди ярдәм һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Гадәттәгечә, шәхси характердагы һәм коллектив мөрәҗәгатьләр дә булды. Мөрәҗәгать иткән барлык нурлатлылар да тиешле рекомендацияләр, консультация алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International