ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 ел, № 95 Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча бурычларны тормышка ашырып, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил телефон аша уртак тематик «кайнар линияләр»не үткәрү тәҗрибәсен дәвам итә.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Консультацияләрне 2021 елның 9 сентябрендә сәгать 12.00дән алып 16.00 сәгатькә кадәр Нурлат шәһәре, Школьная урамы, 10 нчы йорт адресы буенча алырга мөмкин.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус авыруы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында, эшкуарларны бердәм «Ачык ишекләр» көнендә кабул итү 8 (843) 45-2-08-83 һәм 8(843)452-19-71 телефон номерлары буенча алдан язылып үзегезне кызыксындырган сорауларны бирү рәвешендә мөмкин булачак.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Яр Чаллының «Калейдоскоп» театры актерлары шәһәр гимназиясе һәм 9нчы номерлы урта мәктәп укучыларына юл йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча куелган спектакль күрсәттеләр.

Нурлатның «Ягуар» спорт клубыннан Бернардино Чарм атының Татарстан Республикасы көненә багышланган традицион ат чабышларында җиңүе шәһәр көненә һәм нефтьчеләр көненә матур бүләк булды.

Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 7 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә

Дәресләр 1 сентябрьдә башланып ай ахырына кадәр дәвам итәчәк әле

Китапханәчеләр нурлатлыларның кайсы китапларны яратып укулары турында сөйләде


5
сентябрь, 2021 ел
якшәмбе

Җәй көне мәктәп укучыларыннан иң күп китапны кем укыды икән? Әлеге сорауга җавапны шәһәр балалар китапханәсендә бирделәр

Нефтьчеләр көне бәйрәмнәр арасында аерым статуска ия – аны тармакта хезмәт итүче кешеләр белән бергә башка бик күпләр дә билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International