Нурлат районында балалар да ГТО тапшыра

2021 елның 20 ноябре, шимбә

Соңгы вакытта районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар ГТО хәрәкәтенә актив кушылды.

"Октябрьдә ГТО нормативларын үтәү буенча 4 мәйданчык, ноябрьдә 5 балалар бакчасында оештырылды. Якын арада районның башка балалар бакчаларында да булырга планлаштырабыз. Бу яшьтә ГТОның 7 төп төре буенча нормативларны үтәү каралган. Нәниләр аларны зур теләк белән башкара, барысы да алтын значок алырга тели», – ди Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чараларын үткәрү буенча белгеч Дария Белова.

ГТО тапшырган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның нәтиҗәләре гыйнвар аенда билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International