Бүген, 20 ноябрьдә, Нурлат ат заводы мәйданчыгында республикада беренче тапкыр «Татнефть» компаниясе карамагында булган спорт атларын сату буенча аукцион узды. Бу көнне сатуга барлыгы 40 тан артык ат тәкъдим ителде.
"Без Нурлат ат заводында үстерелүче яшь атларның беразы сатарга булдык. Сатуга чиста токымлы атлар, чабышкы токымнары, шетленд токымлы понилар куелды", - дип сөйләде «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.
Бу мөһим вакыйгадан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин та читтә калмады, аукцион эше белән ул шәхсән үзе танышты. 10 потенциаль сатып алучы арасында татарстанлылар гына түгел, Башкортстан, Марий-Эл халкы да бар иде.
Кайбер атларны сатып алу өчен аукционда катнашучылар арасында кискен көрәш барды.
"Ат үрчетү белән 20 елдан артык шөгыльләнәм, Нурлатка махсус Чемпион кушаматлы ат артыннан килдем, ул - күп кенә дәрәҗәле ярышларда призер һәм җиңүче. «Татнефть»нең мондый аукцион оештыруы бик яхшы", – диде Әгерҗедән шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы Рушан Зарипов.
Аукционда катнашучылар да оештыручылар да, бу чара традициягә әверелер һәм киләсе елның да сентябрендә узар, дигән ышаныч белдерделәр.