Нурлат районында яшәүчеләр Zoom конференциясенә кушыла һәм онлайн лекция тыңлый алалар.
«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә (2013 елның 25 сентябрендәге 2 номерлы беркетмә) республика территориясендә 2013 елдан башлап бу көн ел саен үткәрелә.
19 ноябрьдә Нурлатта Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу көнне Балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опека һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары, шулай ук түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн-лекцияләр һәм семинарлар үткәреләчәк: ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, үз гаиләсенә тәрбиягә бала алырга теләүче затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.
Яңа коронавирус авыруы таралу сәбәпле, Нурлатта чаралар онлайн-форматта узачак. Әйтик, бүген, 19 ноябрьдә, нурлатлылар опека бүлегенең кабул итү темасына онлайн-лекциядә катнашачак, аңа 10.00 сәгатьтә Zoom конференциясенә кушылырга мөмкин булачак.
Конференция идентификаторы: 964 005 8324
Керү коды: 123123