Нурлат муниципаль хезмәткәрләре мини-футбол буенча спартакиадада катнаша

2021 елның 19 ноябре, җомга

Ярышлар Әлмәттә футбол буенча спорт мәктәбендә уза.

Әлмәттә ТР муниципаль хезмәткәрләре арасында традицион республика Спартакиадасы бара. Спартакиадада барлыгы 10 спорт төре буенча ярышлар уза.

Мини-футбол буенча турнирда Казан, Яр Чаллы, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Яшел Үзән, Азнакай, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт һәм Нурлаттан 11 команда катнаша.

Нурлат командасы Татарстан башкаласы һәм Алабуга уенчылары белән көч сынашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International