Район автоинспекторлары Нурлатта профилактик чаралар үткәрә

2021 елның 19 ноябре, җомга

Бүген Нурлат автоинспекторлары «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә юл хәрәкәтендә катнашучылар белән профилактик чаралар үткәрде. Алар юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган иде.

Шулай итеп, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова Нурлат АТПсы машина йөртүчеләре белән әңгәмә үткәрде, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртте, пассажирларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылык турында искә төшерде.

Тагын бер конструктив диалог Нурлат аграр техникумында узды. Биредә районның баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗанов студентлар белән әңгәмә үткәрде. Илдар Зөфәр улы аларга, машина йөртү күнекмәләрен үзләштерүче булачак шоферлар буларак, безнең районда юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы турында сөйләде, билгеләнгән кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәү мөһимлеге турында искәртте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International