Нурлат районында "Төнге хоккей лигасы" чемпионаты башланды

2021 елның 19 ноябре, җомга

Быел ул икенче тапкыр уза, анда 4 команда көч сынаша.

"Хоккей буенча чемпионатта «Ледяные акулы», «Айсберг», «Ледокол» һәм «Пегас» командалары катнаша. Быел командалар составы тулыланды, уенчылар арасында «Ледок» спорт мәктәбе тренерлары да бар. Мәктәп директоры Михаил Белов үзе дә чемпионатта катнаша", – ди район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова.

Чемпионат мартка кадәр дәвам итәчәк. Уеннар Боз сараенда уза, һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә  21.00 сәгатьтә башлана.​ ​ ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International