2021 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә кар, урыны белән көчле юеш кар явуы көтелә.
- күз күременең 500-1000 метрга кадәр начарлануы, буран булуы ихтимал;
- секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил;
- юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, кар боткасы.
Болытлы.
Кар, юеш кар, төнлә урыны белән көчле.
Аерым районнарда буран.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метрга кадәр, урыны белән 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә 0..-4˚.
Көндез максималь һава температурасы -2..+1˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, кар боткасы.