Нурлатта карны тәүлек буе чыгару эше актив алып барыла.
Ел башыннан район җитәкчелеге сөт җыючыларга шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 28 сум 50 тиеннән дә ким булмаган бәядән сөт сатып алырга тәкъдим итте
Кичә Халыклар дуслыгы йортында шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр белән очрашу узды
Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең 2006-2007 елгы мини-футбол буенча егетләр футбол командасы ТР беренчелегендә җиңү яулады һәм Идел буе федераль округы ярышларында катнашу өчен юллама алды.
Бу-спорт мәктәбе футболчыларының мондый дәрәҗәле ярышларда беренче тапкыр катнашуы. Республикада беренчелек уеннары узган ел 5 зонада узды. Финалга 6 команда чыкты. Үз зонасында җиңү яулаган «Факел» Казан, Кама Тамагы, Алабуга, Биектау һәм Баулы командалары белән очрашты һәм ышанычлы җиңү яулады. Бу арттыру түгел, чөнки финалда нурлатлылар капкага 11 туп кертте, ә 3не генә керттерде бит.
Хәзер команда Татарстан исеменнән Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясарга әзерләнә.
«Уеннар 13-17 февральдә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә узачак. Шуңа күрә бу көннәрдә көчәйтелгән күнегүләр алып барабыз. Футболчылар җиңү яулау өчен күп көч куярга кирәклеген яхшы аңлыйлар. Команданың һәр уенчысы җитди, футболда осталык туплады инде", - ди команда тренеры Юрий Никитин.
Футбол серләренә Юрий Анатольевич белән бергә команданы спорт мәктәбенең тагын бер тәҗрибәле тренеры Шамил Тюкаев өйрәтә. Аның җитәкчелегендә ул җәй дәвамында республика районнары арасында зур футбол буенча ТР Беренчелегенең Икенче лигасы уеннарында да катнашты, район чемпионатында да җитди көндәшлек булдыра алды һәм, әлбәттә инде, шактый тәҗрибә туплады. Гомумән, аның уңышлары күп: өч ел рәттән ул үз яшьтәшләре арасында мини-футбол буенча Татарстан Кубогын яулады.
Спорт мәктәбе җитәкчелеге һәм тренерлары «Факел» га Россия ярышларында да зур өметләр баглый. Галимҗан Хөсәеновның якташлары мондый мөмкинлекне һич тә кулдан ычкындырмаска тиеш
Оешма объектларында максатчан тикшерүләр үткәрү турында 73 янгын-коткару бүлеге хәбәр итә.
Розеткага тоташтырылган нәрсәне дә булса караучысыз калдыру янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу булып санала
Бүген шәһәрнең 2нче мәктәбендә «Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабын йомгаклау тантанасы булды.
Роспотребнадзорның Нурлат бүлегендә мондый вәзгыятьтә китерелгән зыянны электр линиясе яки аның участогы балансында булган тәэмин итүче яки башка җаваплы оешма капларга тиеш, дип сөйләделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 22 гыйнварында иртән һәм көндез урыны белән көтелә:
- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;
көньяк - көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр;
- кар көртләре барлыкка килү.
Бу хакта һәм 2021 елда башкарылган эшләр турында Фома авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов шушы көннәрдә узган гражданнар җыенында сөйләде.