Сөткә сатып алу бәясен билгеләгәндә аның күләме дә билгеле бер роль уйный

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Ел башыннан район җитәкчелеге сөт җыючыларга шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 28 сум 50 тиеннән дә ким булмаган бәядән сөт сатып алырга тәкъдим итте.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 10 гыйнварга республикада майлылыгы 2,5-3,2 процент булган пастеризацияләнгән сөтнең бер литры 53 сум 32 тиен тәшкил итә, шул ук стерилизацияләнгән сөтнең литры 78 сум 14 тиен тора. Кышын сөткә бәяләр арту гадәттә савым күләменең кимүен аңлатса,быел Россиядә бәяләр 10-15% ка, ә башка сәбәп – кулланылган сөт шешәләрен утильләштерүгә  экологик җыем кертү белән бәйле. 

Кибетләрдә сөткә бәяләр арта икән, аңлашыла ки, аңа сатып алу бәяләре дә артырга тиеш. Яңа елның беренче планеркаларының берсендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин  сөт җыючыларга районда сөт җыю белән уннан артык җитештерүче шөгыльләнүен исәпкә алып, 28 сум 50 тиеннән дә ким булмаган бәядән исәп-хисап ясарга тәкъдим итте. Әмма, икенче яктан, сөт җыючыларның күп булуы конкуренция тудыра. Димәк, алар клиентлар өчен "көрәшергә" тиеш булачак.

«Безнең авыл җирлегендә халыктан сөт җыю белән 4 әзерләүче шөгыльләнә. Аларның өчесе республика районнарыннан, берсе күрше Самара өлкәсеннән. Нигездә, алар турыдан-туры шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән эшли. Әмма шуңа да карамастан, без алар белән элемтәдә торабыз, сөткә бәяләрне җайга салу буенча сөйләшүләр алып барабыз. Ә сөт сатып алучыларның күп өлеше файдага гына», – диде Биләркүл авыл җирлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.

Халык, әлбәттә, тапшыру отышлырак кешеләр белән эшли. Ирек Минсалих улы сүзләренә караганда, халыкта сөт тапшыруда бернинди проблема юк. Сөт җыйнаучылар авыл кешеләренең капка төпләреннән ук килеп алалар һәм 10-15 көн саен исәп – хисап ясыйлар.

«Җәйгә бәяләр, гадәттә, төшә. Әмма хәзер сөтнең кыйммәтле вакыты. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар яхшы табыш алалар", - ди ул.

15 елга якын сөт җыю белән шөгыльләнүче «Восток» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Марсель Сабиров аны эшкәртүне дә көйләде, быел клиентларны җәлеп итүнең яңа формасын да кертте. Ул районның 12 торак пунктында сөт җыю белән шөгыльләнә һәм халык җыеннарында ел дәвамында иң күп сөт тапшырган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бүләкләр тапшыра.

«Яңа елга кадәр без бәяләрне 28 сум 50 тиенгә кадәр күтәрдек. Ә даими сөт тапшыручыларны бүләкләүгә килгәндә, без аларның тагын да күбрәк сөт җитештерүләрен һәм алга таба да безнең белән генә хезмәттәшлек итүләрен телибез», – ди ул.

Әлбәттә, сатып алу бәясен билгеләгәндә сөт күләме дә билгеле бер роль уйный, бу транспорт чыгымнары да, аның сыйфаты да белән аңлатыла. Мәсәлән, күп терлек асраучы фермер хуҗалыклары, гадәттә, сөтне югары бәядән саталар. Кизләүдән Ганиевларның фермер хуҗалыгы 15 гыйнвардан сөтне литры 31 сумнан сата. Алар 50 баш савым сыеры асрыйлар. Биредә продукциянең сыйфаты беренче урында – сөт суыткыч танкы бар, «Меркурий» системасы буенча эшлиләр, савым көтүе тулысынча лейкоздан чиста.

«Без бүген бәяләргә зарланырга мөмкин дип әйтмәс идек. Чөнки быелгы бәяләр кадәр беркайчан да сөт бәясенең күтәрелгәне булмады, сөт сатудан кергән акча чыгымнарны каплау өчен җитәрлек. Чөнки безнең төп табышыбыз сөттән», - диләр алар.

Шулай да терлек азыгына, ягулык-майлау материалларына, электр энергиясенә, сөткә чыгымнар арту белән чагыштырганда, бәяләр шактый калыша, дип билгеләп үтәләр.

"Азык бәяләре ике тапкыр артты. Узган ел фуражны 8-10 сумнан сатып алганнар, быел ул 18-19 сум тора. Ә сөткә сатып алу бәяләре узган кыш күп дигәндә 24 сум тәшкил иткән. Моннан чыгып, нәтиҗә ясарга да була", - диләр фермерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International