Розеткага тоташтырылган нәрсәне дә булса караучысыз калдыру янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу булып санала.
73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы Наталия Кузнецова нурлатлыларга розеткада кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын калдыру да куркынычсыз түгел, дип искәртә.
"Розеткага тоташтырылган җайланмаларны караучысыз калдыру янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау булып тора. Бу-иң киң таралган янгын чыгу сәбәпләренең берсе. Гадәти җылыту җайланмалары кызышу пластикны эретүгә, чаткы чыгуга һәм кыска ялганышка китерергә мөмкин. Әгәр җайланма җылытылмый икән, кыска ялганыш барлыкка килү куркынычы барыбер саклана», – диде эксперт.
Белгеч сүзләренчә, нәкъ менә челтәрдәге киеренкелек аркасында, гаджетларны төн дәвамында зарядкада калдырырга киңәш ителми.
"Җайланмаларны кеше барында эшләтергә, ә аннары, һичшиксез, «зарядка»ны розеткадан алырга кирәк. Чөнки челтәрдә киеренкелек, техник өзеклек һәм өзелү булырга мөмкин, нәтиҗәдә, пластмассадан эшләнгән җайланма факел кебек кабынырга һәм төтенләнергә мөмкин", - дип искә кисәтте Наталия Кузнецова.