Кичә Халыклар дуслыгы йортында шикәрчеләр микрорайонында яшәүчеләр белән очрашу узды.
Иң элек узган елда шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү буенча башкарылган эшләр турында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Федор Терентьев хисап тотты. Аннан соң «Экодом» идарәче компаниясе директоры Илфат Гәрәев һәм 1 нче «Шикәр заводы» ТОС рәисе Татьяна Максимова җентекле хисап тәкъдим итте.
Халык җыенында Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов та чыгыш ясады. Аерым алганда, ул гражданнарны, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә мөрәҗәгать итеп, мошенниклык очраклары ешаюга бәйле рәвештә игътибарлы һәм уяу булырга чакырды.
Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм микрорайонда яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирде. Алар шулай ук структур бүлекчәләр һәм коммуналь хезмәтләр җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итте. Борчыган проблемалар арасында күп фатирлы йорт түбәсенең тиешле хәлдә булмавы, якын арада хуҗалык корылмаларының сүтелеп алынуына кагылды.
Моннан тыш, юлларны ремонтлауга, тротуарлар төзүгә, балалар уен мәйданчыгын төзүгә, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләр килде. Очрашу күңелле нотада тәмамланды-микрорайонда яшәүче шәһәрдәшебез урам себерүчеләр һәм шәһәр җәмәгать транспорты хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.