Нурлатта урамнардан карны көндез генә түгел, төннә дә ташыйлар

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Нурлатта карны  тәүлек буе  чыгару эше актив алып барыла.

Караңгы төшкәч, төнлә, юл хәрәкәте активлыгы кимегәндә, шәһәр урамнарыннан, юллардан, ишегалларыннан, скверларыннан кар чыгару башлана. Кар чистартуда мәшгуль хезмәтләр – ТКХ МУП, НУАД ИК, идарәче компанияләр юлларны – транспорт, ә тротуарларны җәяүлеләр өчен уңайлы итү өчен бөтен көчләрен куя.

Шулай ук юл билгеләре, ЛЭП, тукталыш павильоннары һәм аларга якын килү юллары кардан чистартыла. Шәһәрлеләрнең күпләп ял итү урыннарына – Театр, Гаилә һәм башка скверларга да зур игътибар бирелә. Чөнки шәһәр халкы инде ялларын оешкан төстә үткәрергә күнеккән. Карны чыгару һәм чистартуга КАМАЗ, грейдерлар, МТЗ һәм башка махсус техника җәлеп ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International