Фома авыл җирлегендә юлларны яхшырту өчен республика программасы ярдәмгә килде

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Аның кысаларында биредә Дружба урамында 350 метр юл төзелгән.

Бу хакта һәм 2021 елда башкарылган эшләр турында Фома авыл җирлеге башлыгы Рәшит Абдрахманов шушы көннәрдә узган гражданнар җыенында сөйләде.

Авыл җирлегендә 577 кеше яши, авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, ФАП, почта элемтәсе бүлеге, ветеринария пункты, шәхси кибетләр эшли. Авыл кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә торган продукциядән тотрыклы керем ала, аларда 340 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 186сы – савым сыерлары.

Узган ел үзара салым программасы хисабына авыл җирлегендә К. Маркс, Совет, Елга урамнарында 700 метр юл салынган. Шулай ук үзара салым акчасына 2 янгын гидранты сатып алынган, су башнясы буялган һәм башка төр эшләр башкарылган. 2021 елда авыл җирлеге шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы конкурсында җиңүче булып, грант акчасына авыл паркында балалар мәйданчыгы урнаштырылган.

Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин халыкны авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән төрле конкурсларда актив катнашырга чакырды. Үзенең чыгышында ул 2021 елга төп социаль-икътисади күрсәткечләр, шулай ук 2022 елга планнар турында сөйләде.

Биредә яшәүчеләр үз сорауларын бирә һәм аларга җаваплар ала алдылар. Җыен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International