Нурлатта «Ел укытучысы-2022»конкурсына йомгак ясадылар

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген шәһәрнең 2нче мәктәбендә «Ел укытучысы – 2022» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабын йомгаклау тантанасы булды.

Быел иң яхшы педагог исеме өчен районның 14 укытучысы көч сынашты, аларның өчесе – яшь белгечләр.

Конкурс сынаулары өч көн дәвамында узды, алар хезмәттәшләре өчен ачык дәресләр һәм мастер-классларны үз эченә алды. Компетентлы жюрига җиңелләрдән түгел, чөнки һәр дәрес, чыгыш югары дәрәҗәдә иде. Шуңа да карамастан, теләсә кайсы конкурсның да үз җиңүчеләре һәм призерлары бар.

Өченче урынны 1 нче мәктәпнең биология укытучысы Светлана Самаркина һәм 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Чеботарева бүлеште, икенче урынга 9 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Гүзәл Моратова лаек булды. «Педагогик дебют» номинациясендә шәһәр гимназиясенең ОБЖ укытучысы Илнур Әмиров, «Иң яхшы татар теле укытучысы» номинациясендә Рузалия Мостафина җиңүче дип табылды, ул шулай ук гимназиядә укыта. Традицион конкурсның муниципаль этабында абсолют җиңүче дип гимназиянең җәмгыять белеме укытучысы Нина Авдушкина танылды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйрова котлады. Грамоталар белән бергә алар педагогларга кыйммәтле бүләкләр дә тапшырдылар. 

«Мондый конкурслар-укытучыга үз-үзләрен күрсәтү, хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек. Бу конкурста мин беренче тапкыр катнашам, хәер, элегрәк мин анда сыйныф җитәкчесе буларак катнашкан идем. Минем җиңү-уртак уңышыбыз, чөнки мине хезмәттәшләрем хуплады, миңа ярдәм итте, укучыларым да минем өчен җан аттылар», – дип уртаклашты конкурсның җиңүчесе Нина Авдушкина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International