Оешма объектларында максатчан тикшерүләр үткәрү турында 73 янгын-коткару бүлеге хәбәр итә.
"Агымдагы елның 21 гыйнварыннан ЦКППН объектларында вагон-көнкүреш, инструменталь будкалар, вакытлыча металл корылмалар һәм капиталь булмаган корылмаларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейд үткәрелде. Тикшерү барышында тәртип бозу очраклары ачыкланмады",-дип аңлатма бирде 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы Айгөл Әбделвәлиева.