ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

4нче шәһәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тормыш буйлап хокук белән» яшь хокук яклаучылар турнирын үткәрделәр

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан озын гомер һәм сәламәтлек үзәгендә бәйрәм чәй өстәле оештырылды

Традицион чарада нәтиҗәләр ясалды, шулай ук үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Ел саен февраль аенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы район Башкарма комитеты белән берлектә авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары белән баланс комиссиясе утырышын үткәрә. Шушы көннәрдә чираттагы утырыш узды, анда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Хисапларны барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук фермер хуҗалыклары башлыклары тәкъдим итте.

«Утырыш конструктив диалог рәвешендә узды, бу 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен анализларга, шулай ук финанс тотрыклылыгын арттыру һәм алга таба үсеш өчен резервларны һәм өстәмә мөмкинлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.


22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген, 22 февральдә, Нурлат шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм концерты узды.

Нәфис сүз бәйгесе якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тууына 85 ел тулу уңаеннан үткәрелде

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды

Нурлатта "Мәңгелек ут" мемориалы янында митинг һәм чәчәкләр салу булды

Акция «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International