Нәфис сүз бәйгесе якташыбыз, шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тууына 85 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Аны «Нурлат-информ», Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекләре һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды.
Конкурс барышында шәһәр һәм район мәктәпләре укучыларыннан 40тан артык иҗат эше алынды. Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбе, Фома, Урта Камышлы мәктәпләре укучылары, шулай ук Биккол мәдәният йорты каршындагы «Илһам» түгәрәге әгъзалары актив катнашты. Алар арасыннан җиде катнашучы җиңүче дип табылды, жюри әгъзалары Гакыйль Сәгыйров шигырьләренең сәнгатьле оста башкарылуын югары бәяләде.
Кайберәүләр иҗади якын килгәннәр, музыкаль бизәлеш, милли костюмнар кулланганнар. Әйтик, 2нче шәһәр мәктәбеннән Азалия Җәләлова хәтта «Әтием» шигыренә үзенең сценариен уйлап тапкан.
1нче мәктәптән Алия Ураева мини-спектакль куйды. Жюри әгъзалары җиңүне шулай ук 1нче мәктәптән Сәгъдия Вильданова, Рәсүл Җамалиевка, Яңа Әлмәт мәктәбеннән Айзилә Ибраһимовага, Яңа Иглай мәктәбеннән Алсу Сәгъдиевага, Биккол мәдәният йортыннан Гөлинә Закировага бирделәр.
Бүген, 22 февральдә, «Нурлат-информ» да аларга бүләкләр тапшырылды. Балаларга үз теләкләрен «Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе-баш мөхәррир Резеда Гиняева, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Нурлат бүлеге җитәкчесе Гөлия Галләмова җиткерде.
Алар катнашучыларны җиңүләре белән котладылар, Гакыйль Сәгыйров турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, аныж иҗатын киләчәктә дә яратып өйрәнергә өндәделәр.
Оештыручылар җиңүчеләрне бүләкләр белән сөендерде. Әлфия Галәүтдинова Бөтендөнья татар конгрессы һәм Нурлат районы мәдәният үсеше үзәге исеменнән дипломнар һәм сертификатлар тапшырды.
Конкурста калган барлык катнашучылар да «Нурлат-информ»ның ВКонтакте сәхифәсендәге сылтама буенча грамоталарны күчереп ала алалар https://vk.com/album-33771033_293895332.