Нурлатта Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы митинг узды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Нурлатта "Мәңгелек ут" мемориалы янында митинг һәм чәчәкләр салу булды.

Мәктәп укучылары, яшь армиячеләр, хезмәт коллективлары «Мәңгелек ут» мемориалы янында җыелып, Бөек Ватан сугышында, сугыш хәрәкәтләрендә, локаль конфликтларда башларын салган Ватан сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

«Кемдер йортлар төзи, икмәк үстерә, нефть чыгара, балалар тәрбияли, әмма авыр вакытлар килгәндә, барлык ир-атлар да Ватанны якларга китә. Бөек Ватан сугышы фронтларында Нурлат районыннан 16 меңнән артык кеше киткән һәм аларның яртысына якыны гына исән-сау әйләнеп кайткан. 168 яшь егет ерак Әфганстанда хезмәт иткән, аларның 5се һәлак булган. Башка кайнар нокталар да бар. Бүген без Ватаныбызны яклап һәлак булган барлык солдатлар алдында баш иябез», - диде Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин.

Ватанны саклаучылар көненең әһәмиятен билгеләп үтеп, шәһәр һәм район хәрби комиссары Заһир Абдуллин бер минут тынлык игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International