Нурлатта Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген, 22 февральдә, Нурлат шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы бәйрәм концерты узды.

Чараны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин ачты. Ул котлау сүзләре белән залда утыручыларга  мөрәҗәгать итте, ил күләмендә бу бәйрәмнең мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте.

"Хәрби дан көннәре арасында 23 февраль аерым урын алып тора. Ватанны саклау илебезнең һәр гражданинының югары әхлакый бурычы булды һәм шулай булып кала да. Нурлат җире дүрт Советлар Союзы Героен, Россия Федерациясе Героен, Дан орденнарының ике тулы кавалерын үстерде. Яшь буынга Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килде, безнең районнан сугышка 168 кеше китте. Безнең хәрби хезмәткәрләр үзләренең хәрби бурычларын башка кайнар нокталарда да үтәделәр. Алар аны намус белән, лаеклы һәм батырларча башкардылар», – диде Алмаз Әхмәтшин залда утыручыларга котлау һәм ихлас теләкләрен җиткереп.

Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин 1нче урта мәктәп педагоглары Елена Әхмәдиевага һәм Алсу Сәгыйровага "Патриотик тәрбия өчен" медален тапшырды. «Легенда» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин район Башлыгының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Алмаз Сәлимович ялда булган махсус операциядә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Нурлат шәһәре хәрби комиссариаты хезмәткәрләре Рәзим Зардиновны һәм Регина Мөхәммәтҗанованы да намуслы хезмәте өчен билгеләп үтте.

Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте: район үзешчәннәре, вокал һәм хореография коллективлары үзләренең иң яхшы номерларын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International