Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева җитәкчелегендә Нурлат районы делегациясе катнашты. Делегация составына "Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Нурлат районы бүлеге" иҗтимагый оешмасы әгъзалары керде.