Ватанны саклаучылар көне уңаеннан озын гомер һәм сәламәтлек үзәгендә бәйрәм чәй өстәле оештырылды. Үзәккә йөрүче - солдатларның әниләре һәм әбиләре өстәлләр әзерләделәр: төрледән-төрле ризыклар пешереп алып килделәр.
"Май чабу бәйрәме бара һәм безнең катнашучылар коймаклар да пешерделәр: традицион, кечкенәләрен, зур түгәрәк коймаклар, эчлеге белән һәм эчлексезләрен дә, хәтта Мароккоча коймаклар да пешереп килгәннәр. Ә беребез прешереп килгән туңдырылган карлыган бәлеше беркемне дә битараф калдырмады. Хәтта тәмле бәлеш тә бар иде. Рецептлар белән уртаклаштылар, төрле темаларга сөйләштеләр», - дип уртаклашты озын гомер үзәге җитәкчесе Анжела Закирова.