Нурлат районында авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары катнашында баланс комиссиясе утырышы узды

2023 елның 23 феврале, пәнҗешәмбе

Традицион чарада нәтиҗәләр ясалды, шулай ук үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Ел саен февраль аенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы район Башкарма комитеты белән берлектә авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары белән баланс комиссиясе утырышын үткәрә. Шушы көннәрдә чираттагы утырыш узды, анда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Хисапларны барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук фермер хуҗалыклары башлыклары тәкъдим итте.

«Утырыш конструктив диалог рәвешендә узды, бу 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен анализларга, шулай ук финанс тотрыклылыгын арттыру һәм алга таба үсеш өчен резервларны һәм өстәмә мөмкинлекләрне ачыкларга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтте Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International