Хөрмәтле нурлатлылар!
Сезне батырлык һәм каһарманлык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм! Әлеге дата-Бөек Ватан сугышының утлы юлларын узган бабаларыбызның каһарманлыгы, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге, Әфганстанда үз интернациональ бурычларын үтәгән, локаль бәрелешләрдә сөекле Ватаныбыз чикләрен саклаган хәрбиләрнең батырлыгын искә төшерү өчен кулай форсат. Еллар узган саен әлеге бәйрәм тагын да зуррак мәгънә алып, каһарманлык һәм батырлык традицияләрен ныгыта. Чөнки туган җиребезнең бәйсезлеге өчен көрәшне без үз намус эшебез дип саныйбыз. Һәм бүген, якташларыбыз махсус хәрби операциядә үз изге бурычларын үтәгәндә дә, без аларның ватанпәрвәрлекләре, хәрби бурычларына тугрылыклары өчен горурлык хисләре кичерәбез. Герой якташларының батырлыклары үрнәгендә тәрбияләнгән буынның, дошманга кыю рәвештә каршы торып, туган якларына җиңү белән әйләнеп кайтачакларына һич кенә дә шигем юк. Аларга тәвәккәллек, батырлык һәм кыюлык юлдаш булсын.
Кадерле якташларым! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе телим! Йөрәкләребез - игелек һәм мәхәббәт, ә хәтер безнең яшәүгә булган хокукыбызны үз гомерләре бәрабәренә яулаган якташларыбызга рәхмәт хисләре белән булсын.
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы