Акция «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрелә.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» җирле бүлекчәсе белән берлектә мобилизацияләнгәннәр гаиләсендә булдылар.
Очрашу җылы дустанә атмосферада узды. Партиянең җирле бүлекчәсе Башкарма комитеты белгече Индира Шәфыйкова һәм «Яшь гвардия» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Ялауркина махсус хәрби операциядә катнашучының хатынына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәттеләр һәм азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.