ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 3 октябрьдә, Нурлат районыннан 20 мәдәният хезмәткәре “Мәдәни учреждениеләрнең заманча шартларда эшчәнлеге” дип аталган республика зона киңәшмәсендә катнашалар.

7-18 октябрьдә 73нче янгын часте саклаучы объектларында, “Нурлатнефть”, “Татнефтеотдача”ның 2нче ЦДНГсыннан кызыксынган службалар белән берлектә рейдлар үткәрә.
Бүгенгә Нурлат районы башкарма комитеты призларына волейбол буенча ярышларның ахыр нәтиҗәләре билгеле булды. Шул рәвешле төп трофейларны шәһәрнең 2нче һәм 3нче мәктәпләр оттылар.

2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Иртәгә районнан 15 кешедән торган беренче төркем  хаҗ сәфәренә юл алачак. Төркем җитәкчесе, район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов әйтүенчә, Республиканың Диния нәзарәте программасы аша узачак сәфәрнең озынлыгы 25 көн булачак икән.
Сишәмбе көнне район җитәкчелеге районда Татарстан хөкүмәтеннән ярдәм алып шәхси эшләрен башлап җибәргән гаилә фермалары җитәкчеләре белән очрашты.

1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Кичә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында шәһәр Мәдәният сараенда җылы очрашу булды. Анда лаеклы ялда булган нурлатлыларны, шулай ук “Ветеран” хоры башкаручыларын котладылар.
Бүген, 1 октябрьдән көзге чакырылыш старт ала. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
4 октябрь – гражданнар оборонасы буенча  Бөтенроссия тренировкасы көнен районда оешкан төстә үткәрү буенча 1 октябрьдә район башлыгы урынбасары – гражданнар оборонасы буенча кабул итү-эвакуацияләү комиссиясе рәисе Флюра Ногманова үткәргән киңәшмәдә барлык җаваплы службалар катнашты.
“Частник” операциясе барышында 20дән артык тракторның техник карау узмыйча йөрүе ачыкланды.

30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
“Нурлат наркотиклардан азат территориягә әверелерме?” темасына түгәрәк өстәл республикакүләм наркотикка каршы айлыкка старт бирде.
Әлеге чара узган атнада укучылар катнашында үтте. Берничә елдан соң әлеге проблеманың безнең районда никадәр кискен торачагы нәкъ менә аларга бәйле бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International