Нурлатта волейбол ярышлары үтте

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Бүгенгә Нурлат районы башкарма комитеты призларына волейбол буенча ярышларның ахыр нәтиҗәләре билгеле булды. Шул рәвешле төп трофейларны шәһәрнең 2нче һәм 3нче мәктәпләр оттылар.
Район күләмендә мондый бәйге тәүге тапкыр уздырылды һәм анда 1996 елгы һәм аннан кечерәк малайлар белән кызлар көч сынашты. Шунысы сөенечле, беренче тапкыр үткәрелсә дә, турнирга егермеләп команда килде, алар арасында авылныкылар булуы тагы да сөенечле иде. Көне буена сузылган ярышларның җиңүчесе кызлар арасында 2нче мәктәп булса, малалайлардан 3нче мәктәпкә тиңнәр булмады. Калган призлы урыннар гимназия, аграр техникум һәм 9нчы мәктәптә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International