Нурлатлылар хаҗга җыена

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Иртәгә районнан 15 кешедән торган беренче төркем  хаҗ сәфәренә юл алачак. Төркем җитәкчесе, район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов әйтүенчә, Республиканың Диния нәзарәте программасы аша узачак сәфәрнең озынлыгы 25 көн булачак икән.
– Олы сәфәргә барачак һәр нурлатлы махсус программа буенча бер ай элек әзерлек узды, - ди хәзрәт. – Бу – укулар, прививкалар һәм башкалар.
Ә менә Нурлат хаҗиларын олы сәфәргә озату һәм каршы алуны Нурлат АТПсы җитәкчелеге үз җилкәсенә алган икән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International