ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2013 ел
җомга
2013–2014 уку елы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителгән.
Атна уртасыннан шикәрчеләр бистәсендәге табиблык амбулаториясе капиталь ремонттан соң үз эшен башлап җибәрде.
Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Әмирҗан улы Нәбиуллинга Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Бүген районда гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия тренировкалары бара.
Кичә 51 яшендә Хәлил Әмир улы Сәлаховның йөрәге тибүдән туктады. Хәлил Әмирович бөтен гомерен Нурлат УТТсына хезмәт итүгә багышлады.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда үткән республика  Укытучылар көнендә Нурлаттан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров җитәкчелегендәге делегация катнашты.
4нче мәктәп директоры Солтан Әхмәтҗановка яңа автобус ачкычларын бүген, 3 октябрьдә, Казанда Укытучылар көне уңаеннан оештырылган чарада тапшырдылар.
Бүген Нурлатта көзге чакырылыш кампаниясе кысаларында призывниклар һәм аларның әти-әниләре өчен укулар үтте. Укуларны Республиканың кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская һәм Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин үткәрде.
8 октябрьдән 18енә кадәр “Бөтенроссия әбунә декадасы” үтә. Декада кысаларында  2014 елның беренче яртыеллыгына “Дуслык”ка ташламалы бәядән – 270 сумнан гына язылып калырга ашыгыгыз!
Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциянең реклама бүлегендә язылырга мөмкин.
3 октябрьдә Нурлатта  Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүматый системасына халыктан ел дәвамында кергән мөрәҗәгатьләрнең язмышына багышланган эшче киңәшмәдә нурлатлыларның 6 гаризасы каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International