Нурлатта гаилә фермалары җитәкчеләре сөйләшүгә җыелдылар

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Сишәмбе көнне район җитәкчелеге районда Татарстан хөкүмәтеннән ярдәм алып шәхси эшләрен башлап җибәргән гаилә фермалары җитәкчеләре белән очрашты. Бүгенге көнгә бездә андыйлар 27әү исәпләнә икән, һәм очрашуда аларның 20се  катнашты.Сөйләшү авыл эшмәкәрләренең бүгенге проблемаларын ачыклау максатыннан оештырылды. Өчъяклы килешү нигезендә эш башлап җибәргән фермерларга хәзерге шартларда табышлы эшләү җиңел булмавы катнашучыларның берсе өчен дә сер түгел иде. Районда ике гаилә фермасының банкаротлыкка чыгуының да субъектив кына түгел, объектив сәбәпләре дә  бар. Бу көнне сөйләшү барышында аларны ачыкларга тырыштылар. Ә  күтәрелгән төп проблемалар уртак килешүнең муниципаль як шартлары үтәлеп җитмәүгә, җир бирүдә тоткарлыкларга һ.б.ларга   кагылышлы иде. Сөйләшү һәр ситуацияне урынга барып өйрәнергә дигән нәтиҗә белән төгәлләнде. Гаилә фермаларына чыгу график нигезендә бу атна ахырыннан  башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International