Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлат наркотиклардан арынмакчы
2013 елның 30 сентябре, дүшәмбе
“Нурлат наркотиклардан азат территориягә әверелерме?” темасына түгәрәк өстәл республикакүләм наркотикка каршы айлыкка старт бирде.
Әлеге чара узган атнада укучылар катнашында үтте. Берничә елдан соң әлеге проблеманың безнең районда никадәр кискен торачагы нәкъ менә аларга бәйле бит.
Эшлекле сөйләшүне тиешле калыпка салучы Түбән Кама дәүләт наркоконтроле службасының өлкән опер-уполномоченные, полиция майоры, Нурлат районының наркотикка каршы комиссиясе әгъзасы Гөлнара Хәбибуллина булды: “Без ирекле наркотиклар җәмгыяте түгел, ә наркотиклардан азат җәмгыять булдыру өчен эшләргә тиеш”, – дип ул сүзне түгәрәк өстәлдә катнашучыларга бирде. Аларның барысы да безнең район, наркотиклар белән сәүдә итүчеләрне җәлеп итмәсә, әлеге афәттән азат территория була алачак, дигән фикергә килделәр. Моның өчен яшьләр андый сәүдәгәрләргә каршылык күрсәтә белергә тиеш. Чөнки кеше “үләнле” пакетны хәтта кулына гына алып торса да, тиешле җәза каралган. Ә ул исә аны гомере буе эзәрлекләячәк, зыяны балаларына да төшәргә мөмкин. Ата-аналарының заманында әнә шундый, беренче карашка әлләни зарарлы да тоелмаган гамәлдә тотылган булулары балаларга перспективалы, яхшы эшкә урнашырга мөмкинлек бирмәячәк. Шәхси эштә мондый факт беркайчан да “искерми”.
Нурлат шәһәре прокуроры ярдәмчесе Евгений Сергеев билгеләп үткәнчә, психоактив матдәләр кулланучылар елдан-ел арта икән. Һәм бу, асылда, авыр наркотиклар түгел, ә җирле психоактив матдәләр була, ди.
– Шәһәр прокуратурасы тикшерү үткәрде, аның барышында авыл хуҗалыгы багланышындагы кайбер җир участокларында наркотиклы үләннәр үсүе ачыкланды. Агрофирмалар җитәкчеләре адресына федераль законнарны бозуны бетерү турында 2 представление чыгарылды. Аларны караганнан соң, 2 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, ә наркотиклы үсемлекләр үскән урын юк ителде. Шулай ук агымдагы елның 8 аенда наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 18 җинаять ачыкланды. Алар буенча җинаять эшләре ачылган иде һәм гаепләү хөкемнәре дә чыгарылды инде, – дип кыскача гына аңлатма бирде райондагы нарковәзгыятькә Евгений Сергеев.
Аннан соң чыгыш ясаучы Нурлат ЦРБсы табиб-наркологы Семен Федотов: “Соңгы елларда наркотиклар аркасында психик төсмердәге кайбер проблемалары булган кешеләр саны 600ләр тирәсе кала. Әмма болардан тыш, пассив бәйлеләр дә бар бит әле, алар үзләре наркоман түгел, әмма туганнары, якыннарының наркотик куллануыннан зыян күрүчеләр”, – диде. Табиб шулай ук 2010 елдан алып районда авыр наркотиклар кулланучыларның саны азаюын әйтте, әмма җиңел, асылда, җирле наркотиклар белән мавыгучыларның кискен артуы уңаеннан борчылуын да белдерде.
Район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюповның чыгышы да укучыларга бик көчле тәэсир итте.
– Бер генә дин дә – исламмы ул, христанлыкмы – наркотиклар, тәмәке һәм эчүчелекне хупламый. Наркотиклар белән бәйләнсәгез, ата-аналарыгызга никадәр әрнү китерүегезне уйлап карагыз әле. Аны куллану эзсез үтми бит: гаиләләр таркала, сәламәтлек турында әйтәсе дә юк инде. Ә бу мавыгу үлем белән тәмамланса? Үз-үзен юк итүчеләрнең яки дозаны чамадан тыш арттыручыларның әти-әниләре ни хәлдә кала? Күз алдына китерүе дә куркыныч. Ә бит дин буенча андыйлар рухына дога кылу да тыелган. Гомерлек кыйммәтләрне хөрмәт итегез, аларны кадерләп яшәгез, – дип ул яшүсмерләрне җәмгыятьнең зыянлы күренешләреннән азат булып яшәргә чакырды.
Ә Россия МВДсының Нурлат районы җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы Алексей Елауркин укучыларга турыдан-туры сорау белән мөрәҗәгать итте: “Сезнең кайсыгызга да булса, үз тирәгездәге үсмерләрнең наркотик куллануын бер тапкыр булса да күрергә туры килдеме?” Моңа җавапның булмаячагы аңлашыла иде, әлбәттә. Теләсә кем, бигрәк тә яшүсмер, бу хакта ачыктан-ачык әйтергә әзер түгел, бигрәк тә шундый аудитория каршында. Аннан соңгы сорауга да җавап булмады: “Ә сез үз иптәшегезне андый адымнан ничектер туктатып калырга тырышып карамадыгызмы?” – дигән сорау иде ул.
Ә саннар күп нәрсә сөйли иде. “Быел безнең бүлек узган елгыга караганда 5 килограммга артыграк наркотик матдә йолып алды. Гәрчә, бу безнең эшебезнең күрсәткече саналса да, мондый хәл сөендерми, әлбәттә”, – дип уйланырлык мәгълүмат китерде Алексей Елауркин.
– Саннар җитди, мин аларны хәтта куркыныч дияр идем, әмма проблеманы уңай якка хәл итү өмете бар, – дип теманы дәвам итте райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин, ул шулай ук спорт-массакүләм чаралар буенча да кыскача хисап китерде. – Район яшьләренә үзләренең буш вакытларын үткәрү өчен мөмкинлекләр күп, ике спорт мәктәбе эшли, анда бушлай занятиеләр үткәрелә. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаган кеше беркайчан да наркотикларга өстенлек бирмәячәк.
Гөлнара Хәбибуллина да шул фикерне хуплады:
– Үлем белән сәүдә итүчеләр берни белән мәшгуль булмаган, йомык яшьләрне сайлыйлар. Законнар кырыслана, бүгенге көндә наркодилерларга 8 елдан алып гомерлеккә кадәр төрмә яный.
Үз сүзләрен ул реаль мисаллар белән дә ныгытты, берничә тренинг үткәрде. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү видео-роликлар күрсәтеп алып барылды.
Бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны: 88002000122 (тәүлек әйләнәсе, түләүсез)
Нурлат шәһәрендә ышаныч телефоннары:
Прокуратура – 2-46-66
Полиция бүлеге – 2-11-25
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз