Нурлатта шәхси техника тикшерелде

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
“Частник” операциясе барышында 20дән артык тракторның техник карау узмыйча йөрүе ачыкланды.
Сентябрьнең беренче яртысында үткәрелгән  “Частник” операциясе барышында шәхси куллардагы трактор, үзйөрешле техника һәм трактор арбаларына зур игътибар бирелде. Бу чор эчендә 117 данә үзйөрешле машина һәм таккыч тикшерелде. Шуларның 32сенең эксплуатацияләү таләпләрен үтәлмичә кулланылуы, ә 20 тракторның техник карау узмаган булуы ачыкланды
 Кагыйдәләр нигезендә, шәхси хуҗалар елына бер тапкыр һәм үзвакытында тракторларына, трактор арбаларына  планлы техник карау үткәрергә тиешләр. Һәм бу эшнең 1 сентябрьгә кадәр башкарылуы шарт итеп куела. Әмма физик затлар трактор һәм трактор арбаларына  техник карау үткәрүгә салкын карыйлар. Ә бит кагыйдәләр буенча техник карау үтмәгән техниканың дәүләт номерлары салдырыла һәм ул икенче карау узганчы эксплуатацияләнергә тиеш түгел.
Операция барышында 50дән артыграк трактор һәм таккычка техник карау үткәрелде, 
8 машина исәпкә куелды. Хуҗалары срогы чыккан таныклык белән идарә иткән 5 трактор тоткарланды һәм 5 кеше административ җаваплылыкка тартылды. 5 данә техниканың дәүләт билгеләре салдырылып, аларны куллану тыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International