Нурлатлыларны Өлкәннәр көне белән котладылар

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
Кичә Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында шәһәр Мәдәният сараенда җылы очрашу булды. Анда лаеклы ялда булган нурлатлыларны, шулай ук “Ветеран” хоры башкаручыларын котладылар.
Әмма бу кешеләрнең инде олы яшьтә булулары белән килешәсе дә килми. Алар бары зирәклек, сабырлык яшенә җиткәннәр. Ә күзләрендә әле дә булса шаян чаткылар балкый. Аларда рухи күтәренкелек, оптимистлык ташып тора. Бу көнне әлеге мөхтәрәм кешеләр район җитәкчелеге котлаулары җиткерелде. Кулланучылар хокукларын һәм кешеләр иминлеген яклау өлкәсенә күзәтчелек буенча федераль службаның ТР Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да ветераннарга үз котлауларын ирештерде. Ул бу бәйрәм гомер көзләренә керүчеләргә булган чиксез хөрмәтне раслый, диде. Аларга бу көнне иң җылы һәм матур теләкләр юлланды, шулай ук иҗади чыгышлар бүләк ителде. Бәйрәмнең символик дәвамы булып тагы бер очрашу оештырылган иде. Бу юлы тыйнак кына гаиләсе даирәсендә кунаклар Бөек Ватан сугышы ветераны Шәриф ага Шәйдуллинны һәм аның тормыш иптәше Әсмабикә апаны котладылар. Аларның да монды игътибарга бик күңелләре булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International