ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген, 18 октябрьдә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советының киңәйтелгән утырышы үтте.
Бу көздә шәһәр бистәләре өр-яңа 8 балалар мәйданчыгы белән тулыланды.
Бүген, 18 октябрьдә,  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын техника ремонтына әзерләүнең торышын тикшерә.
Нурлат “Тепло-Энергосервис” цехы профсоюз оешмасы (оешма рәисе–Венера Гыйззәтуллина) “Татнефть-Энергосервис” УК ОООсы коллективлары арасында быел икенче урынга чыкты.
2013 елның 22 октябрендә Нурлат районы халкын Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков кабул итәчәк.
2013 елның 22 октябрендә 12 сәгатьтә Нурлат муниципаль районы советының  зур залында  район советының чираттагы сессиясе була. Сессия көн тәртибенә бер мәсьәлә  куела: “Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү.”

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Шәһәрдәге иң “олы” яшьтәге балалар бакчасы “Кыңгырау”ның иске бинасы быел шактый “төзәтенү” алды: кышын биредә эчке якта ремонт булды: стеналар игезләнде, буяу-ябыштыру эшләре башкарылды, тәрәзәләр алыштырылды.
Иртәгә, 18 октябрьдә, район газетасына ташламалы бәядән язылуның соңгы көне.
Яңа Иглай мәктәбенең “Классташлар” Интернет-проекты “Белем җәүһәрләре” IV Бөтендөнья Интернет-проектлар бәйгесенең “Урта белем учреждениеләре  - җәүһәрләр чыганагы” номинациясендә дипломант исеменә лаек булды.
Агымдагы елда суд приставлары-башкаручылар Россиядән чыгуга хокукларны чикләү турында 132 карар чыгарылган, шуларның 50се – алимент буенча бурычлыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International