Яңа Иглай “Классташлары” җиңү яулады

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Яңа Иглай мәктәбенең “Классташлар” Интернет-проекты “Белем җәүһәрләре” IV Бөтендөнья Интернет-проектлар бәйгесенең “Урта белем учреждениеләре  - җәүһәрләр чыганагы” номинациясендә дипломант исеменә лаек булды. Әлеге Интернет-проектның авторы -  шул мәктәпнең информатика укытучысы Рәмис Бикинеев сишәмбе көнне бүләкләү тантанасында катнашып кайтты, аңа Диплом һәм бүләкләр тапшырганнар. Билгеле булганча, әлеге интернет-проект укытучының бердәнбер эше түгел, бүгенге көндә аның авторлыгында дистәдән артык сайт эшләп килә һәм алар төрле интернет-бәйгеләрдә уңыш казаналар. Ә “Классташлар” мәктәп хәбәрләрен генә түгел, авыл тормышын да яктырта, шул төбәктә туып-үскән атаклы кешеләр хакында да сөйли. Блогка көн саен 150-200ләп кеше кереп чыгуы исә үзе үк аның популярлыгы турында сөйли. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International