Нурлатта техниканы кышкы саклауга куюны тикшерәләр

2013 елның 18 октябре, җомга
Бүген, 18 октябрьдә,  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе район хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын техника ремонтына әзерләүнең торышын тикшерә. Комиссия көн дәвамында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә  барлык хуҗалыкларда да диярлек булып, әзерлеккә  бәя бирәчәк. Министр урынбасары берүк вакытта хуҗалыкларда терлекчелек мәсьәләләренә дә тукталырга исәп тота.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International