“Кыңгырау” балалар бакчасында фасад җылытыла

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Шәһәрдәге иң “олы” яшьтәге балалар бакчасы “Кыңгырау”ның иске бинасы быел шактый “төзәтенү” алды: кышын биредә эчке якта ремонт булды: стеналар игезләнде, буяу-ябыштыру эшләре башкарылды, тәрәзәләр алыштырылды. Ә көзен биредә район бюдҗеты хисабына бинаның фасады җылытылды. Хәзер эшләр тәмамлану ягында, аны чәршәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Кузюров та карап китте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International