Чит илгә бурычсыз гына чыгаралар

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Агымдагы елда суд приставлары-башкаручылар Россиядән чыгуга хокукларны чикләү турында 132 карар чыгарылган, шуларның 50се – алимент буенча бурычлыларга.
Мисал өчен, якын чит илдәге бер гражданин бурычларын түләмичә, әнисен җирләргә дә чыга алмаган. Ш. гаиләсе июльдә Мисырга барырга җыена. Әмма кредит бурычы сәяхәтне тоткарлый: башкарма производство 2010 елдан ук сузылган икән инде. Кайгыртучан улы әнисен алырга Германиядән кайтта. Әмма ана кешенең 42 мең сум бурычы бар икән. Ә хатын-кызга чит илгә чыгар өчен аның күз яшьләре түгел, улының бурычны томалавы гына ярдәм итә. Башка бер нурлатлыга чикне үтәргә бик аз гына кала, әмма 24 мең сум бурычы булганлыктан, аны таможня кире бора.
– Бурычларны таможняда да түләргә мөмкин, әмма карар исәптән 10 көннән соң гына алыначак. Шуңа да, чит илгә чыгарга ниятләсәгез, хәтта иң кечкенә бурычларны да исәпкә алырга кирәк, – ди суд приставлары бүлеге начальнигы Әмир Насыйбуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International