Җәмәгать оешмалары активистлары “Чияле алан”да очраша

2013 елның 18 октябре, җомга
Нурлат “Тепло-Энергосервис” цехы профсоюз оешмасы (оешма рәисе–Венера Гыйззәтуллина) “Татнефть-Энергосервис” УК ОООсы коллективлары арасында быел икенче урынга чыкты. Бу хакта  “Татнефть-Энергосервис” УК ОООсы профсоюз активы һәм ветераннар советының “Чияле Алан” сәламәтләндерү комплексында  бүген, 18 октябрьдә, башланган семинарында хәбәр ителде.
Инде традициягә әверелгән ике көнлек күчмә семинарда Нурлаттан җәмгыять составындагы дүрт –“Тепло-, Электро-, Ремстрой-, Диагностика-Энергосервис” цехларыннан да җәмәгать эшләре активистлары катнаша. Анда профсоз  оешмалары һәм ветераннар советлары эшчәнлеген активлаштыру буенча семинар-укулар, тәҗрибә уртаклашулар оештырыла, актив ял, һәртөрле бәйгеләр, спорт чаралары үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International