ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүген термометр баганасы нольдән күтәрелмәде – Нурлатта иртән -2 градус иде. Бүгенге көнгә кадәр төнлә шулай ук минуслы температура күзәтелде, әмма көндез һава плюслы температурага кадәр җылына иде. 
Районда иң беренчеләрдән булып татар төркемнәре оештырган һәм иң өлкән балалар бакчасы саналган “Светлячок” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең үз проблемалары. Түбәсе ага, урамдагы участокта уен җиһазлары искергән. 

21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Шәһәр прокуроры Әнис Вәлиуллов эшеннән китә, Нурлат шәһәре прокуроры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп ТР Прокуроры карары белән Яр Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары булып эшләгән Руслан Галиев билгеләнә. 
8–18 октябрьдә узган ташламалы әбунә вакытында иң күп әбунәчене район газетасы җыйган: бүген аңа язылучылар саны 3200гә якын. Бу арада “Аргументы и факты”, “Жизнь” атналык басмаларына язылучылар да шактый булган.
“Безнең Дружба уоамындагы 75нче йортта узган ел җылылык исәпләгече куйганнар иде. Кыш буе без шуның белән түләдек, ТСЖда җәен акча алмаячаклар, диделәр. Әмма  барыбер норматив буенча түләттеләр. Бу ягу сезонында ничек түләттерерләр икән?
Дружба урамының 75нче йортында яшәүчеләр”.
“Нурлат җылылык челтәрләре” җәмгыяте генераль директоры Рамил Шарапов җавап бирә:
Наил Шарапов “Агроинвест идарәче компаниясе” ЯАҖ генераль директорының җитештерү һәм эшкәртү буенча беренче урынбасары булып эшләячәк. Бу хакта бүген, 21 октябрьдә район советында компания һәм Нурлат, Аксубай районнары җитәкчеләре катнашында үткән кыска киңәшмәдә хәбәр ителде.
Нурлатта “Төзекләндерү биш” җәмгыяте хезмәткәрләре су агу (сточный) торбаларын тәртипкә китерде.

19
октябрь, 2013 ел
шимбә
“Төзекләндерү биш” җәмгыяте хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре территорияләренә яңа юл билгеләре кую белән мәшгуль.
Бүген, 19 октябрьдә,  районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре “Казан” Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 42 ноктада сәүдә итәләр

18
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген “Форсаж” картинг үзәгендә уза торган картинг буенча ярышларда Нурлаттан да ике үсмер катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International