ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2013 ел
җомга
Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче 6 кеше бүгенге көндә  компьютер серләренә өйрәнә.
Тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча Нурлат инкассация участогы Татарстан Республикасы инкассация идарәсенең иң яхшы участогы дип табылды.
Кичә, 31 октябрьдә толерантлылык клубы, төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштыруын дәвам итеп, үзәк китапханәдә әрәмн мәдәнияте көне үткәрде.
Шимбәгә, 2 ноябрь көнне, барлык нурлатлыларны Гыйматдинов урамының үзәк өлешендә иртәнге 7дән эшләячәк авыл хуҗалыгы ярминкәсе  көтә.

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Районда мәктәпләр сайтлары эшен активлаштыру бүген үзәк мәсьәләләрнең берсе. Бу эш 10 ноябрьгә кадәр эшләнеп бетәргә тиеш.
Амур өлкәсендә су басу аркасында зыян күрүчеләргә Нурлат районы халкы да ярдәм җибәрде.
Бүген районның 25 информатика укытучысы һәм 50 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен квалификация күтәрү курслары эшли башлады.
Нурлатның ике яшь картингчысы – Григорий Захаров һәм Рөстәм Гыйниятуллин бу көннәрдә Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеге дирекциясе кубогына узучы ярышларда катнаша.
Балалар бакчаларына ата-аналар түләве арту аркасында мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы КАЙНАР ТЕЛЕФОН эшен оештырды. Сез эш көннәрендә иртәнге 9.00дан 18.00гәчә (843) 292-68-89 буенча үзегезне кызыксындырган сорауга җавап ала аласыз.
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Нурлатның рус милли-мәдәни берләшмәсе “Перфоманс”ка килергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International