Ярминкәгә килегез!

2013 елның 1 ноябре, җомга
Шимбәгә, 2 ноябрь көнне, барлык нурлатлыларны Гыйматдинов урамының үзәк өлешендә иртәнге 7дән эшләячәк авыл хуҗалыгы ярминкәсе  көтә. Биредә  районның барлык хуҗалыклары, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар авыл хуҗалыгы продукциясен түбән бәяләрдән тәкъдим итәчәкләр. Оештыручылар әйтүенчә, бәрәңгенең килосы 10, кәбестәнеке 8 сумнан, онның бәясе  12 сум 50 тиеннән, мөгезле эре терлек  ите 230 сумнан булачак. Ярминкәдә шулай ук  сөт, сөт-май ризыклары, шикәр комы, дуңгыз, кош итләре һәм башка продукция  киң ассортиментта тәкъдим ителәчәк. Берүк вакытта мәдәни программа да әзерләнә. Килми калмагыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International